Онлайн трансляция

Свернуть

БРИКС саммиты катнашучылары һәм кунакларына җәмәгать транспортында бушлай йөри ала

БРИКС саммиты катнашучылары һәм кунакларына җәмәгать транспортында бушлай йөри ала

https://tnv.ru

21 Октябрь 2024, 15:08

44

0

Моның өчен һәр кешегә транспорт картасы таратылган.

БРИКС саммиты катнашучылары һәм кунакларына җәмәгать транспортында бушлай йөри ала
БРИКС илләре саммитында катнашучылар һәм кунаклар өчен 21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр гамәлдә булган чараның рәсми атрибутикасы төшерелгән транспорт карталары әзерләнгән.

Аларны Казан шәһәре территориясендәге шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә, шул исәптән метрода да файдаланырга мөмкин булачак. Карталарның гомуми тиражы - 5000 данә, хәзерге вакытта күпчелеге инде таратылган.

Саммит тәмамланганнан соң картаны гадәти режимда кулланунып булачак: түләү терминалларында мөстәкыйль рәвештә тулыландыру.

"Транспорт картасы - Казаннан һәм Татарстан Республикасыннан бүләк дип тә әйтеп була, шулай ук шәһәребез кунакларына истәлекле урыннар белән якыннанрак танышу һәм үзләре өчен яңа урыннар ачу мөмкинлеге ул. Күптән түгел шәһәрдә җәмәгать автопаркының бер өлешен яңарттылар, сәяхәтләр уңайлырак булачак", - дип сөйләде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров