Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Президенты БРИКСка керүче илләрне арттыруга кагылышлы фикерен әйтте

Россия Президенты БРИКСка керүче илләрне арттыруга кагылышлы фикерен әйтте

https://tnv.ru

23 Октябрь 2024, 14:25

24

0

Россия Президенты БРИКСка керүче илләрне арттыруга кагылышлы фикерен әйтте
Россия Президенты Владимир Путин «Казан Экспо» да узган утырышта БРИКСны алга таба киңәйтү турында фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

"Глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләренең БРИКС белән элемтәләрне ныгытуга моңарчы күрелмәгән кызыксынуын игътибарсыз калдыру дөрес булмас иде. Теге яки бу формада мондый омтылышны инде 30дан артык дәүләт белдерде. Шул ук вакытта балансны саклап калырга һәм БРИКСның нәтиҗәлелеген киметмәскә кирәк», - дип белдерде РФ башлыгы.

2006 елда БРИКны Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай төзи. 2010 елда аларга Көньяк Африка республикасы кушыла, һәм берләшмә БРИКС дип атала башлый. Быел Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия керә.

Фото: Григорий Сысоев / фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров