Онлайн трансляция

Свернуть

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган килде

https://tnv.ru

23 Октябрь 2024, 15:40

649

0

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган килде
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Быелның сентябрендә Төркия хакимиятләре БРИКСка керүгә рәсми гариза җибәрүләре турында хәбәр иттеләр. Төркия гаризасы буенча карар барлык дәүләтара берләшмә тарафыннан кабул ителәчәк. БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узачак. Россия Президенты Владимир Путин кунаклар белән ике яки күп яклы утырышлар уздыра.

Фото: rais.tatarstan.ru









Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров