Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин Казан Кремлендә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән күреште

Владимир Путин Казан Кремлендә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән күреште

https://tnv.ru

23 Октябрь 2024, 20:32

9

0

Владимир Путин Казан Кремлендә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән күреште
Татарстанда Владимир Путиннның рәсми очрашулары дәвам итә. Казан Кремлендә ул узган төндә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән күреште. Бу очрашуда Россия делегациясе составында - Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Безнең ил Мисыр белән хезмәттәшлекне ныгыту яклы. Россия һәм Африка дәүләтләре арасындагы товар әйләнешенең өчтән бер өлеше - Мисырга туры килә. Узган ел үсеш - 16%. Чит илгә продукция чыгару күләмен арттыру - Татарстан өчен дә мөһим максат булып тора. Бүген без нефть химиясе һәм машина төзелеше тармагында хезмәттәшлек итәбез. Моннан тыш, Россия һәм Мисыр уртак проектларны арттыра. "Әл Дабаа" беренче атом электр станциясе төзелә һәм Сүәеш каналында Россиянең сәнәгать зонасын булдыру эше дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров