Онлайн трансляция

Свернуть

Марат Садыйков: “Без ярым хәрби шартларда эшлибез!”

Марат Садыйков: “Без ярым хәрби шартларда эшлибез!”

https://tnv.ru

10 Август 2020, 16:11

159

0

“Без ярым хәрби шартларда эшлибез!”. Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлгә министр Марат Садыйков шундый бәя бирде.

Марат Садыйков: “Без ярым хәрби шартларда эшлибез!”
Пневмония белән авыручылар ике тапкырга арткан, план буенча тиешле тикшерүләрнең яртысы да уздырылмаган, диспансеризация әле дә үткәрелми. Алгы фронтта коронавирус белән көрәш барса, тылда - башка мәсьәләләр чишелешне көтә. Инде 4 ай ярым шулай. Алда - грипп сезоны. Димәк, хәл бермә бер авырлашачак дигән сүз. Европаның берничә илендә коронавирусның икенче дулкыны башлануы турында хәбәр итәләр. Бездә исә әлегә хәл тотрыклы дип хисап тота түрәләр. Шуңа да планлы кабул итү эшен торгызырга, районнарга күчмә сырхауханәләрне чыгарып җибәрергә, диспансерлаштыру эшен дәвам итәргә кирәк. Бу атнада узган Сәламәтлек саклау министрлыгы утырышында Премьер-министр Алексей Песошин шундый бурыч куйды. Моңа кадәр профилен үзгәртеп, ковидлыларны кабул итә башлаган госпитальләрне дә әкренләп үз көенә кайтарырга исәп. Киләсе атна башында күптән көтелгән тантанага әзерләнәләр. Казанда йогышлы авырулар өчен яңа хастаханә үз ишекләрен ачарга әзерләнә. Барысы хакында да тулырак - Рәмзилә Гафиятуллина.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Хәлнең авырлыгын аңлап, әле пандемия башланган гына чорда ук Казанда йогышлы авырулар өчен яңа хастаханә төзергә алындылар. Бу - Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы. Яңа бинаны рекордлы кыска вакыт эчендә сафка бастыралар. Аның ачылышы киләсе атнага планлаштырылган.

Газинур ӘХМӘТОВ «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры:
- Безгә бирелгән иде боерык 100 көндә өлгертергә. Сүзне үтәдек, хастаханә әзер!

Илшат ГЫЙМАЕВ - Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары:
- Капитальный, 100 елга җитәрлек.

Бер яктан карасаң, кайда Казан да, кайда Татарстанның бер ерак авылы? Әмма башкалада яна хастаханэ тозелу белэн районда медицина ярдэме курсэту арасында туры бәйлелек бар. Хәзер үзебез курербез!

Мәсәлия МАЛИКОВА,
- Бик шатландык инде. Коронавирус дип бүтән авырулар көтеп тормый бит, көтеп тә булмый, авырта.

Сырхауханәләргә хәзер халык ташкын булып агыла.

Оксана ГАЙНЕТДИНОВА:
- Күзәтүләремнән чыгып әйтәм - сырхауханәдә кеше ай саен күбрәк.

Анна ЛАЗАРЕВА:
- Авыру бит кайчан килергә икәнне сорап тормый. Ниһаять табибларга барып күренү мөмкинлеге ачылды.

Нигездә, өлкән буын килә, ди табиблар. Аларга өйгә барып хезмәт күрсәтергә әзер булсалар да, өлкәннәр килеп күренүне өстенрәк күрә.

Вагир ЦМИЕВ - Югары Ослан район Үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары:
- Планлы кабул итүләр башлангач, халык күбәйде. әлбәттә. Без хәзер көненә 40 лап кеше кабул итәбез. Дүшәмбе һәм җомга көннәрендә халык аеруча күп.

Килүчеләрдә ковид, пневмония ачыклана икән, шәһәргә озаталар. Дөрес, вирусны җиңгәч тә, күпләр кабат терапевт ярдәменә мохтаҗ.

Лилия МУСИНА - табиб-терапевт:
- Ковид белән авырганнар да килә...+давление, внутренняя тревога белән, борчылып иләләр. Кеше өйдә утырып тоже арыды хәзер, сөйләшәселәре килә.

Ковид кичергәннәрне тернәкләндерү - киләсе яртыеллыкка бурычлар исемлегендә дә бар. Сәламәтлек саклау тармагы әле үзе дә пандемия китергән мәшәкатьләрдән тернәкләнеп кенә килә.

Марат САДЫЙКОВ - Татарстанның сәламәтлек саклау министры:
- Бүген алда торган төп бурыч - ковид 19 шартларында дәвалау учреждениеләрен гадәти эш режимына кайтару. Саклык чараларын үтәп, планлы медицина ярдәме күрсәтүне, тернәкләндерүне тулы күләмдә торгызырга кирәк.

"Без әзер!" ди район һәм шәһәрләр. Яр Чаллыда моңа кадәр ковидлы авырулар өчен госпитальгә әйләнгән 5нче шәһәр хастаханәсендә дә киләсе атна башыннан элеккечә эшләргә өметләнәләр.

Коронавируслыларның күплеге ягыннан гел кызыл зонадан чыкмаган Яр Чаллының хәле яхшырып килә. Хәзер аларда авыручылар саны Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 4 процентка гына югары. Чагыштыру өчен әле күптән түгел генә бу сан 16 процент тирәсе иде. Коронавирус шәһәрдә яңа проблемаларны ачып сала.

Наил МӘҺДИЕВ - Чаллы шәһәре мэры:
- Яр Чаллыда тагын бер күпфункцияле хастаханә төзү шарт. Ким дигәндә 600 урынлы. Казанда төзелә дә соң, ана кадәр ерак. Безнең табиблар Кама аръягындагы 17 районга хезмәт күрсәтә. Мондый хастаханә Яр Чаллыга бик кирәк.

Беренче яртыеллыкта Чаллыда 2600 үлем очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 26 процентка күбрәк. Иң күп очраклар июньгә туры килә.

Ирина ХАРИТОНОВА - Яр Чаллы шәһәренең Л.Н.Ганиева исемендәге 4нче шәһәр сырхауханәсендә баш табиб урынбасары:
- Авыруның иң көчле чорын уздык дип әйтә алабыз. Хәзер ОРВИ билгеләре белән килүчеләр сизелерлек кимеде. Пневмония очраклары да әзрәк.

Стационар гына түгел, пандемия чорында шәһәрнең 4нче сырхауханәсе дә төнгә кадәр эшләгән. Соңгы авыруны кичке сәгать 10 нарда гына кабул иткән көннәр дә булды, дип искә ала табиблар. Хәзер, чикләүләр бетерелгәч, табиб ишеген шакучылар саны кисәк арта. Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда коронавирусның 800 дән артык очрагы теркәлгән. Үпкә ялкынсынуы белән килүчеләр бик куп була.

Равил БАКИРОВ - Яр Чаллы шәһәренең Л.Н.Ганиева исемендәге 4нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы:
- Чыннан да, соңгы арада пневмония диагнозлылар 2-3 тапкыр артты. Әлегә сәбәпләрен төгәл әйтү кыен. Әмма минемчә, хикмәт шунда, без бит элек ОРЗ белән килгән һәр кешегә рентген диагностика үткәрми идек. Ә хәзер температурасы әз генә югары булган, салкын тиеп авыручы һәр кеше йә рентген, йә компьютер томографиясе аша үтә. Һәм анда үпкә 3 процентка гына зарарланса да күренә.

Бу күренеш бөтен республикага хас булып чыкты. Пневмониялеләр саны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

Марина ПАТЯШИНА Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе
- Май уртасыннан, ягъни медицина оешмаларында компьютер томографиясен күпләп үткәрә башлаганнан бирле, җиңел формада пневмония белән авыручылар узган ел белән чагыштырганда 4 тапкырга диярлек артык. Атна саен шундый якынча 600ләп очрак ачыклана.

Бөтен көчне коронавирус белән көрәшкә юнәлтү аркасында, башка авыруларга игътибар кими. Коллегиядә билгеле булганча, хастаханәгә салу күрсәткече 20, сырхауханәләргә мөрәҗәгатьләр 26 процентка кимегән. Моннан тыш 1600 кешегә планлаштырылган ярдәм вакытында күрсәтелми.

Моның күңелсез нәтиҗәсе булмый калмас. Йөрәк-кан тамырлары, эндокринология, нерв авырулары, ашказаны чирләре көчәячәк. Халыкның физик активлыгы кимү, күбрәк эчу, артык борчыл аркасында киеренкелек ара.

Кеше гомерләре өчен аяусыз көрәш нәтиҗәсе - бүген Татарстан коронавируслылар саны буенча Идел буе федераль округында иң соңгы урында. Илдә нибары 81нче. Әмма кайбер районнарда хәл киеренке булып кала.

Хәзер хастаханәләр әкренләп планлы эш режимына кайта башлый. Ә госпитал итеп үзгәртелгән клиникалар ковидлы соңгы пациентны дәвалап чыгаргач, үзенең төп эшенә керешәчәк. Ковид дип шикләнгән авыруларны Казан зонасында Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсе кабул итәчәк. Аның яңа бинасын төзеп тапшыру менә шундый мөмкинлек бирә.


Комментарии 0

Аватар