Онлайн трансляция

Свернуть

Балалар белән телефоннан гына сөйләшу, 4 ай буе эштән өйгә түгел, ә махсус изоляцияләнгән торакка кайту - пандемия чорында нәрсә генә кичерергә туры килми!

Балалар белән телефоннан гына сөйләшу, 4 ай буе эштән өйгә түгел, ә махсус изоляцияләнгән торакка кайту - пандемия чорында нәрсә генә кичерергә туры килми!

https://tnv.ru

19 Август 2020, 16:35

229

0

4 айдан артык коронавируслы пациентлар белән генә эшләгәннән соң - Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли башлый.

Балалар белән телефоннан гына сөйләшу, 4 ай буе  эштән өйгә түгел, ә махсус изоляцияләнгән торакка кайту - пандемия чорында нәрсә генә кичерергә туры килми!
Хастаханәдә оештырылган вакытлыча йогышлы авырулар госпитале үз эшен туктата. 130 көн барган көрәш -шуның белән тәмам. Травмотология үзәге исә беренче пациентларын кабул итәргә әзерләнә. Пандемияне бу табиблар ничек кичергән? Бүген эшкә керешергә әзерләрме? Ковидтан дәвалаучы белгечләр белән Рания Абдрахманова аралашып кайтты.

Бу роликны без пандемия башланганда ук төшергән идек. Ә бүген табибларга рәхмәт сүзләрен кара-каршы басып әйтә алдык.
Аларның һәрберсе - пандемия чорында шәхси тормышын, гаиләсен читкә куеп эшкә чума. Мария Ульянова йогышлы авырулар вакытлыча гостипалендә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән.

Мария УЛЬЯНОВА - Республика клиник хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы:
- Минем вазифа - пациентлар белән тәүлекнең 24 сәгате буе аралашучы персоналның эшен оештыру иде. Кызыл зонага да керергә туры килде, тик курку хисенә бирелергә вакыт та, мөмкинлек тә булмады. пациент өчен , хезмәткәрләр өчен җаваплылык тойдым.

Ковидлы пациентлар белән эшли башлаган көнен Роза Чернова бүгенгедәй хәтерли.

Роза ЧЕРНОВА - Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә шәфкать туташы:
- Куркытты беренче вакыт, чөнки беренче тәҗрибә, костюм, нинди пациент. Куркыныч авыру дип ишеткәч, үзебез дә ничек яшәп чыгарбыз икән дип бик куркытты.

Балалар белән телефоннан гына сөйләшу, 4 ай буе эштән өйгә түгел, ә махсус изоляцияләнгән торакка кайту - пандемия чорында нәрсә генә кичерергә туры килми.

Михаил БУРМИСТРОВ - РКБның йогышлы авырулар госпитале баш табибы:
- Ниһаять бер-ике атнадан гаиләмә кайтачакмын. Яраткан эшемне башкара алачакмын. Мин үзем хирург, мине дә, хезмәткәрләремне дә - аннан алып, вакытлыча госпитальгә күчергән иделәр. Шуңа шатланабыз, ниһаять барысы да бетте.

Кызыл зона менә шушында иде. Әлегә аның ишекләре һаман ябык, хәтта ярыкларына кадәр ябыштырылган. Эш шунда: монда әле ковидлы пациентлар бар, аларны дәвалап бетереп соңгы пациентны озаткач - бу ишекләрне ачачаклар.
Хастаханә гадәти реҗимда тулы көченә шушы атнада гына эшкә тотыначак. .

Айдар БАҺАВЕТДИНОВ - Республика клиник хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары:
- Бу атнада барлык юнәлешләр буенча да авыруларга ярдәм оештырыла. Стационар, госпитализация - бу атнадан башлана.

Ел ахырына кадәр планлы операцияләрнең барысын да башкарып чыгарга кирәк булгач - сырхаухынәләрдә өстәмә сменалар эшләр дип планлаштырыла. Шуңа пандемия кимесә дә - медицина белгечләрен тагын да зур эш көтә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров