Онлайн трансляция

Свернуть

Әйттеләр, кисәттеләр, килеп җитте. Икенче дулкын якынлаша!

Әйттеләр, кисәттеләр, килеп җитте. Икенче дулкын якынлаша!

https://tnv.ru

19 Октябрь 2020, 12:00

453

0

Без бүген дә бөтен дөньяны үз тирәсендә "биеткән" коронавирус темасыннан башлыйбыз. Икенче дулкын якынлаша. Бу елганың ярларына кайтуы өчен күпме вакыт кирәк булыр, билгесез. Әлегә ул һәр йортның ишеген кага. Әле моннан 3-4 ай элек без  коронавирус кемнеңдер танышында, таныш булмаган кешеләрдә табылган дигән мәгълүмат белән яшәсәк, бүген инде һәркемнең дә я авырып алган, я хәзер авырый торган танышы бар.  Әйттеләр, кисәттеләр, килеп җитте.  

Әйттеләр, кисәттеләр, килеп җитте. Икенче дулкын якынлаша!
Саннарга кучсәк, бу атнада Россиядә авыручылар саны йөзләп тугел, берәр меңләп арта башлады. 12 октябрь - 12 100 кеше булса, атна ахырына 15 меңнән артты. Татарстанда көн саен 40ка якын кешенең диагнозы раслана. Бер атнада без 11 кешене югалттык.

Бу курку да, куркыту да тугел. Бу - буген бөтен дөнья яши торган тормыш. Пандемия башыннан бирле планетада 39 млн кеше ковид йоктырган. Бу сан 30 Казан шәһәре халкына тиң.

Бу атнада Дмитрий Песков коронавирус Россиядә бик тиз таралуын раслады. Ә Денис Проценко, хәзерге саннар икенче дулкын якынлашуын курсәтә дип белдерде.

Республикада оператив штаб хәлне көндәлек күзәтә. Роспотребнадзор оешма җитәкчләренә эш урыннарында контрольне көчәйту тәкъдиме белән чыкты. Алга таба нәрсә буласы, һәр кешенең җаваплылыгыннан гына торачак.

Казанның 12 нче хастаханәсе. Менә инде 5 ай буе алар йогышлы авырулар өчен госпиталь буларак эшли. Ковидлы соңгы авыруны өенә чыгарып җибәргәндә, гадәттәгечә эшли башларбыз дип өметләнгәннәр 12нче хастаханәдә. Әмма тәнәфес озакка бармый. 2-3 атна дигәндә кабат шушы сугыш кырына әйләнеп кайтырга туры килә.

Динара ВӘЛИЕВА - реанимация бүлегендә шәфкать туташы:
- Кемдер җиңеп чыга, кемдер җиңә алмый.

Реанимация бүлеге - кайнар нокта. Мондагыларның хәле, һич арттыру булмас, яшәү белән үлем арасында. Һәр сулышның соңгысы булуы ихтимал. Менә биредә 62 яшьлек хатын ята. Аңа хәзер иң кирәк әйбер - кислород.

Вирус алдында типсә тимер өзәрлек ирләр дә көчсез. 30 яшьлекләрне дә аямый. Алай да, күбрәк өлкәннәр интегә. Госпиталь ачылганнан бирле, ягъни бишенче ай реанимация бүлегендә эшләүче Динара Вәлиева шулай ди.

Динара ВӘЛИЕВА - реанимация бүлегендә шәфкать туташы:
- Әбиләр инде"кызым, мин моннан чыга алырмынмы икән", дип, күзгә карап, авыру белән көрәшеп яталар.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Безнең әле монда кергәнгә ярты сәгать тә юк, әмма мин инде үземне мунчадан чыккан кебек хис итәм. Ә бит табибларга шушы киемнән яртышар көн йөрергә туры килә.

Казаннан Камилә ханым да реанимация һавасын сулаучыларның берсе. Монда әле икенче көн генә. Хастаханәгә ике үпкәнең дә ялкынсынуы белән эләгә. Реанимациягә күчергәннәр.

Камилә ӘХМӘТШИНА:
- Каян эләктердем дип уйлыйсыз? Обществ. транспортта! Кондуктор гел ютәлләп барды, үзе маскасыз иде.

Хәзер андыйларга ау бара. Үзенең һәм башкаларның сәламәтлеген куркыныч астына куючыларга Роспотребнадзор катгый.

Любовь АВДОНИНА - Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Конституция хокукы дигәндә, башкаларның сәламәтлегенә зыян китермәү бурычын да онытмагыз. Анысы да илнең төп законына язылган.

Менә бу трубка аша гына сулаучы авыруларны күргәч, битлек эчендәге тынчулыкка ничек тә түзәргә була әле дип уйлап куясың. Һәм мондый авыр һәм бик авыр хәлдәге авырулар монда 8 кеше. Бүлектәге ятаклар тулы. Бу әле Казанның бер хастаханәсендә генә! Бу иң зур госпиталь дә тугел.

Вәсилә ҺАДИЕВА - Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар өчен госпитале башлыгы:
- Реанимациядә озак яталармы? 1 атна, ике атна, бу шундый авыру 3 көндә генә кеше рәтләнми, шуңа да реанимациядә караватлар бушап тормый.

Денис Седовның очрагы искәрмә. Коридор буйлап атлап килүче ирнең әле берничә көн элек кенә яшәү өчен көрәшүен күз алдына китерү авыр. Хәзер менә икенче сулышым ачылгандай хис итәм, ди.

Кайбер авырулар ашыгыч ярдәмне озак көтуләрен әйтә. Янәсе, шалтыратып-шалтыратып та чыгып булмый. Татарстанда ашыгыч ярдәмне өйгә чакыртучылар саны 3 тапкырга арткан. Тәүлегенә бер мең ярым шалтырату кабул итәбез, диләр. Бу - былтыргы белән чагыштырганда 400гә күбрәк.

Татьяна ЛИКАТУРНОВА - Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә бүлек мөдире:
- Кичектергесез ярдәм сорап шалтыратучылар күбәйде. Андый пациентлар янына барганнан соң, табиблар еш кына бу авыруларга - хастаханәгә ятып дәваланырга куша. Шундый мөрәҗәгатьләр көненә 300әр булырга мөмкин, алар да безнең өстә.

ОРВИ билгеләре булган очракта да, кешеләр, ковид дип уйлап - табиб чакырта икән. Ә алар барысына да өлгерә алмый. Шуңа да ашыгыч ярдәмнең, аңа , чыннан да, мохтаҗлар янына кичегүе ихтимал. Кайсы очракта сырхауханәгә барырга? Ә кайсысында ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртырга соң?

Соңгы вакытта план буенча күрсәтелә торган медицина ярдәме дә вакытында күрсәтелеп бетми. Диспансеризациягә зыян килә, диләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы - барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәкне даими искәртеп тора. Статистика буенча, Ковид йоктырган кешеләрнең 70 проценты - санитар кагыйдәләрне үтәмәгән.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Чыннан да - хастаханәгә килүчеләр, ашыгыч медицина ярдәме чакыртучылар саны да артты. Боларның барысы да - вакытлыча кыенлыклар тудыра, әлбәттә. Шуңа халыкка һәрчак әйтеп киләбез: үзегезне саклагыз! ОРВИ белән авырый башлау - үз-үзеңне сакламаганны да аңлата.

Сырхауханәләрдәге чиратларга - табибларның авыруы да сәбәпчедер мөгаен. Ковид ак халатлыларны да, аларның якыннарын да аямый.

Табиб белән палаталарга үтәбез. Монда ятучыларның хәле уртача дип бәяләнсә дә, арада ясалма сулышка мохтаҗлары да бар. Балтач районыннан килгән Рәйсә апаның да монда эләккәндә кислороды 90 тирәсе генә була. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров