Онлайн трансляция

Свернуть

Ни өчен авырмаганда тест бирмәскә? Сырхауханәләрдә нигә табиблар җитми?

Ни өчен авырмаганда тест бирмәскә? Сырхауханәләрдә нигә табиблар җитми?

https://tnv.ru

20 Октябрь 2020, 15:01

3438

0

Үз белдегең белән үзеңә диагноз куймаска, тест бирергә ашыкмаска, ә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәмгә кабат волонтерларны җәлеп итәргә. Гомумән, өлкәннәрне өйдән торып эшләүгә күчерергә! Бүген Роспотребнадзор оешмаларга шундый тәкдим белән чыкты. Хәзер республикада авырый торган һәр бишенче кеше өлкән буын вәкиле.

Ни өчен авырмаганда тест бирмәскә? Сырхауханәләрдә нигә табиблар җитми?
Татарстанда ковид йоктыручыларның һәр бишенчесе, ягъни 19 проценты - 65 яшьтән узганнар. Бу күрсәткеч узган айдагыдан югарырак. Шуңа да Роспотребнадзор, ялгыз өлкәннәргә ярдәмгә кабат волонтерларны дәшәргә киңәш итә.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Өлкәннәр кибет, дарухәнәләргә әзрәк чыксын өчен, азык-төлек, даруларны өйгә китерсәләр яхшы булыр иде. Шулай ук, туганнарына уяурак булу кирәк - туган көн, туй кебек мәҗлесләрдә катнашуны чикләргә. 65 яшьтән өлкәннәр өчен үз изоляция киңәш ителә. Ә оешма җитәкчеләре андыйлар өчен өйдән эшләү мөмкинлеге яки шәхси график булдыру җаен карарга тиеш.

Гөлназ СӘЙФЕТДИНОВА:
- Гомумән, хезмәт коллективларына саклык чараларын үтәүгә кагылышлы күзәтчелек арта.

Бу нибары соңгы ике атнада булган тикшерүләр нәтиҗәсе. Санитар таләпләрне иң күп бозучылар Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Саба һәм Казанда. Сәүдә үзәкләрендәге балалар уен мәйданнары буенча гына да 68 беркетмә төзелгән. Хастаханәләрдә исә, саклык чаралары күрелсә дә табиблар - куркыныч зонада кала. Пандемия башыннан республикада 588 медицина хезмәткәре вирус йоктырган. 11е үлә. Хәзер ковидлыларны дәвалауда 8 меңгә якын табиб хезмәт куя.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Йогышлы авырулар госпитальләрендә табиблар җитәрлек. Эштән киткәннәргә караганда, эшкә алынганнар күбрәк. Ә менә амбулатор звенода кадрар белән берникадәр кыенлык бар. ОРВИ белән авыручылар арта, медицина хезмәткәрләре дә авырый.

Сакланырга, игътибарлы булырга, шул ук вакытта авыру билгеләре булмый торып, тест ясатмаска киңәш итәләр.

Любовь АВДОНИНА:
- Вирусны авыруның беренче көннәрендә - ул авыз һәм борын куышлыгында булганда тотып алу - яхшырак. Шуңа күрә, тест биреп карыйм әле, бәлки нәрсәдер бардыр, дип фикер йөртергә кирәкми. Әгәр авыру билгеләре юк икән - вирус табылмаячак та. Дөрес, ул канда булып, антитәнчекләр эшләп чыгарырга мөмкин. Ләкин ул күренмәячәк. ПЦР диагностиканы шуңа күрә авыру симптомнарыннан чыгып билгелиләр.

Мәктәпләрдә бүгенгә хәл контрольдә диләр. Уку елы башыннан укучы, студент һәм укытучылар арасында - коронавирусның 82 очрагы ачыклана. Бу уку учреждениеләрендә класслар ябык, яртысында укучылар күзәтү астында. Иң мөһиме - саклык чараларын үтәү дип тагын бер искәртә Роспотребнадзор. Әйтерсең, шуңа өндәргә теләгәндәй, Казанда үз изоляциягә багышланган зур сурәт барлыкка килде. Аны Азат Шакиров инде 5 нче көн ясый. Геройлары - умартачы һәм бал кортлары.

Азат ШАКИРОВ, рәссам:
- Аларның да шундый ук авырулары, вируслары бар. Умартачы аларны дәвалый. Рәсемдә ул умартаны кышка әзерли. Алар бит бу чорда ябылуда булачак. Үз изоляциядә кебек.

Шулай итеп рәсем - безгә язгы изоляцияне искә төшереп торачак. . Каядыр барудан, сәяхәтләрдән, аралашулардан тыелып торган вакытны. Ә кабат шундый чикләүләргә кайтмас өчен һәрберебездән нәрсәләр үтәргә тиешлеге мәгълүм. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров