Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыда - 102, ә Тубән Камада 90 яшьлек әбиләр ковидны җиңгәннәр!

Яр Чаллыда - 102, ә Тубән Камада 90 яшьлек әбиләр ковидны җиңгәннәр!

https://tnv.ru

12 Ноябрь 2020, 16:23

236

0

Арабызда могҗизага тиң очраклар бар. Әйтик, Яр Чаллыда - 102, ә Тубән Камада 90 яшьлек әбиләр ковидны җиңеп, өйләренә савыгып чыга.

Яр Чаллыда - 102, ә Тубән Камада 90 яшьлек әбиләр ковидны җиңгәннәр!
Яр Чаллыда - 102, ә Тубән Камада 90 яшьлек әбиләр ковидны җиңеп, өйләренә савыгып чыга. Андый хәлләр дөньяда да булып тора. Олы яшьтәге кешеләргә бу куркыныч авыруны җиңәргә нәрсә ярдәм итә? 

 Гадилә Гатауллина ковид госпиталеннән чын җиңүче кебек чыга. Октябрь урталарныда аның кисәк хәле бетә башлый. Соңыннан коронавирус инфекциясе үпкәсенең 80 процентына зыян китергән булуы ачыклана. Табиблар әйтүенчә, әбигә аякка басарга көчле холкы, рухи яктан нык булуы ярдәм иткән. Ветеран утны да, сугышны да кичә. Үзе 26 ел медицина өлкәсендә эшли. Мөгаен андый вакытта үз-үзеңне ничек тотасын да яхшы белгән.
 Табиблар үзләре дә Гадилә Гатауллинаның савыгуына сөенеп бетә алмый.

 Илдар БИШЕВ, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табибы:
 - 90 яшьлек пациент гадәти дәвалану узды. Гормональ терапия алды. Хәзер исән-сау дәваланып ул үз изоляция режимын саклый.

 Күрше Яр Чаллыда да 102 әби ковидтан савыгып чыга. Анда да ике яклы үпкә ялкынсуы була. Хәзер хәле уртача дип бәяләнә, хастаханәдән ул өенә кайтырга җыена.

 Чит илләрдә дә могҗизага тиң очраклар булгалый. Әйтик, Мьянмада яшәүче 100 яшьлек әби коронавирусны оныгыннан йоктыра. Савыгырга җылы душ һәм кайнар ризык булышты, ди.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров