Онлайн трансляция

Свернуть

Кан белән дәвалыйлар

Кан белән дәвалыйлар

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2020, 15:28

203

0

Татарстанлыларның коронавируска иммунитеты югары. Тикшерүләр уздырганнан соң, галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән. Тәҗрибәдә 26 төбәк катнаша. Исегезгә төшерик, июньдә 3 мең кешедән анализ алганнар иде. Ул чакта тикшергән һәр өченче Татарстанлыда антитәнчекләр табыла.

Кан белән дәвалыйлар
Сентябрь-октябрь айларында шушы ук кешеләрне икенче тапкыр сынап карадылар. Һәм менә аның нәтиҗәләре дә мәгълүм булды. Республикада ковид 19 га иммунитеты булганнар - 40-46 процент. Бу - ил күләмендә югары күрсәткеч. Охшаш күренеш Мәскәү, Мәскәү өлкәсе,Ленинград өлкәсе, Ставраполье краенда күзәтелә. Ә иң югары күрсәткечләр Красноярск крае белән Әстерхан өлкәсендә, диләр. Анда халыкның яртысыннан артыгы коронавирус белән авырып савыккан инде. Хәзер андыйларның канын , дөресрәге, плазмасын, ковидлыларга салып дәвалау тәҗрибәсе киң кулланыла башлады. Әйтик, Татарстанда мондый программа апрель аеннан бирле гамәлдә. Канын биреп, кеше гомерләрен коткаручылар турында - Рәмзилә Гафиятуллина.

Җаным түгел, каным да жәл түгел сиңа дип өстәр иде бу донорлар. Алар плазма тапшырып, кешеләргә гомер бүләк итә. Һәркайсыннан 600 миллилитр алалар. Бу - коронавирус белән авыручы 3 кешене дәваларга җитәчәк.

Диана АБДУЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Иң беренче күрсәткеч - температура төшә, икенчедән, суларга рәхәтрәк, өченчедән, вирус организмнан чыга, димәк, пцр тест инде отрицательный күрсәтә.

Донор канының файдасын депутат Айрат Фәррахов үзендә сизгән. Күптән түгел коронавирус йоктыра. Авыруны җиңәргә аңа антитәнчекле плазма салдыру ярдәм иткән. Шуңа савыгып аякка басуга, тизрәк башкаларга булышырга була.

Айрат ФӘРРАХОВ - Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның атказанган табибы:
- Күп илләрдә бар бу программа. Аны волонтерлар блән берлектә алып баралар. Һәм ул хастаханәләрдә ятучыларга бик зур файда булырга тиеш.

Татарстанда плазманы ковидның катлаулы формасы белән авыручыларга май аеннан бирле салалар. Аның уңай нәтиҗәсен 100дән артык кеше бәяләгән инде.

Халит ХӘЕРТЫНОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты:
- Авыр формада узган кешеләргә генә салабыз, җиңел, урта формада авырганнарга кулланмыйбыз.

Донор булырга теләүчеләрне Республика кан үзәгендә көтәләр. Әгәр сезгә 18 яшь тулган, ковид 19га иммунитет бар икән - рәхим итегез! Плазманы тест нәтиҗәсе ике тапкыр тискәре нәтиҗә күрсәткәч, һәм савыгып ике атна узганнан соң бирергә ярый.

Рамил ТУРАЕВ, Республика кан үзәгенең баш табибы:
- Без плазманы алгач, аны инфекцияләргә тикшерәбез, титрларын билгелибез. титрлар 120, 160, 320 ...андыйлар безгә туры килә.

Бүгенгә Татарстанда 250ләп миккъдар плазма әзерләнгән. Авыруның тиз темплар белән таралуын исәпкә алганда, бу күрсәткечнең бик аз булуын аңлыйсың.

Владимир ЖАВОРОНКОВ - Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Татарстан кан үзәгеннән авыруларга шалтыратып сорыйлар кан бирергә. Без дә сорыйбыз, каршы килмәгез, бирегез диеп.

Плазма тапшыручылар, нигездә, акча өчен түгел, савап артыннан килә. Депутатлар акчаны ковид белән дәваланучыларга ярдәм фондына җибәрергә мөмкин, ди. Ул плазманы республика госпиталләренә илту өчен юл хакын капларга тотылар ала.

Айрат ФӘРРАХОВ, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның атказанган табибы:
- Ул акчаны без җибәрдек инфекция хастаханәсенә, анда бар фонд,үзләре карарлар кайсы эшкә, нинди файдага җибәрергә.

Плазма белән эшләүче хастаханәләр дә мондый кыйммәтле сыекча күбрәк булсын иде, дигән теләктә.

Диана АБДУЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Күбрәк булса, әйбәтрәк инде. ул бит как неотложная помощь. Аннары һәр кешенең кан группасы, резус факторы аерыла...

Күбрәк тә була алыр иде. Әмма бөтен кеше дә донорлыкка туры килми. Моның өчен ковид белән авырганың турында табибтан белешмә булуы мөһим.

Рамил ТУРАЕВ, Республика кан үзәгенең баш табибы:
- Бөтен авыруларда да антитела чыкмый, андыйлар да була.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Ковидка каршы иммунитет барлыгын белер өчен, беләктән - кан тамырыннан кан алалар. Коронавирус белән очрашкан кешенең береенче атнада иммуноглобулин М барлыкка килә, бер айдан соң иммуноглобулин G формалаша.

Татарстанда коллектив иммунитет шактый югары булып чыкты. ГРАФИКА: Роспотребнадзор уздырган тикшеренү шундый нәтиҗә күрсәтә. Аның турында ТАСС агентлыгы хәбәр итте. Тикшерелгән кешеләрнең 40-46 процентында антитәнчекләр табыла, ди Санкт-Петербург белгече. Бу күрсәткеч - Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре дәрәҗәсендә. Шул ук вакытта пандемия башланганнан бирле бездә рәсми рәвештә авыручылар 9 мең тирәсе генә. Бу аерманы Роспотребнадзорда менә ничек аңлаттылар.

Коллектив иммунитет бездә июнь аенда ук югары иде инде. Ул вакытта сайлап алып 3 мең кешене тикшерделәр. Һәм антитәнчекләр 30 процент кешедә табыла. 3 ай үтте. Хәзер күрсәткечләрнең бермә-бер югарырак булуын шәхси клиникалар да раслый.

Алинә ИБРАҺИМОВА, «Здоровье семьи» клиникасының лаборатория мөдире:
- Безнең клиникага көн саен 300 кеше килә. Шуларның 30-40 процентында антитела табыла.

Аларның күләме генә төрле кешедә төрлечә. Кемдәдер ул бер дистәгә дә тулмаска мөмкин. Кемнекедер 100 дән артык. Кайсысы яхшырак?

Халит ХӘЕРТЫНОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты:
- Антитәнчекләр күбрәк булса, ул инде яхшырак саклый кешене кабат инфекциядән.

Антитәнчекләр берничә айдан юкка чыгарга мөмкин дип кисәтәләр. Әмма әлегә анык мәгълүмат юк. Шуңа күрә, битлекләрне тартыбрак киеп, сакланыбрак йөрү берәүгә дә комачау итмәс. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров