Онлайн трансляция

Свернуть

Авыручыларга бушлай дарулар китерә башладылар! Аны ничек алырга?

Авыручыларга бушлай дарулар китерә башладылар! Аны ничек алырга?

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2020, 15:47

229

0

Татарстанда ковид белән өйдә авыручыларга бушлай дарулар китерә башладылар. Исемлектә вирустан дәвалый торганнары да, антибиотиклар да, кан сыегайткычлары да бар. 12 төрле препарат. Табиб кайсыларын яза, волонтерлар шуларын өйләргә илтә.

Авыручыларга бушлай дарулар китерә башладылар! Аны ничек алырга?
Атна ярымда меңнән артык кешегә өләшкәннәр инде. Дару складтан пациентка ничек барып җитә?

Волонтер Сөмбел Мөхәммәтгалимова моңа кадәр мохтаҗларга азык-төлек тарату белән шөгыльләнсә, хәзер дару өләшә. Кемгә нәрсә кирәген сырхауханәдән язып бирәләр. Аңа шул исемлек буенча препаратларны туплап, авыруларга илтеп бирергә генә кирәк.

Сөмбел МӨХӘММӘТГАЛИМОВА:
- Бераз куркыта да, тик без булмасак, кем булышсын!

Менә бүген дә кызга берничә йортка барасы. Көнгә әллә ничә чакрым үтелә.

- Даруларны тоткага эләм дә шалтыратам, мин килдем, чыгып алыгыз диеп.

Эш әле моның белән генә бетми. Даруларның авыруга барып ирешкәнен дәлилләр өчен, фотога төшерү шарт.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Иң мөһиме - бушлай дару алыр өчен, ковидка тест нәтиҗәсенең уңай булуын көтеп утырырга кирәкми. Табиб сезгә рецептны авыру билгеләренә карап та язып бирә ала. Һәм даруларны пациентка бер тәүлек эчендә китереп бирергә ышандыралар.

Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр сөенә, ди Сөмбел. Хәер, кайгыртканнарын тою - һәркемгә дә рәхәт.

Менә бу сырхауханәдә генә бер атна эчендә 46 кешегә бушлай дару җибәргәннәр. Табиб электрон рецептны язганда ук бөтен мәгълүмат даруханәгә барып ирешә. Шул рәвешле кирәкле препаратлар җыелмасын минуты -сәгате белән туплап куялар. Түләүсез дарулар исемлегендә - 12 препарат.

Ирек БИЛАЛОВ, Казан Дәүләт медицина университеты клиникасының баш табибы урынбасары:
- Анда бар антибиотиклар да, вирустан саклый торган...һәм башкалар.

Зөлфия ИБӘТУЛЛИНА, даруханә складында бүлек башлыгы:
- Безгә җыеп китерәләр, монда менә шулай эшлибез.

Бу даруларның кайберләрен әле атна ун көн элек кенә көндез шәм яндырып та таба торган түгел иде. Хәзер хәл үзгәрә.

Илшат МИНҺАҖЕТДИНОВ - Таттехмедфарм җәмгыятенең даруханә склады буенча генераль директор урынбасары:
- Салкын тиюдән эчә торган препаратларга ихтыяҗ артты, халык ялгыш юлга басты, үз-үзләрен дәвалыйлар.

Бушлай дарулар 18 мең авыруны дәваларга җитәчәк. Моның өчен республикага 146 миллион сум буленгән иде. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров