Онлайн трансляция

Свернуть

Вакцина беренче итеп табиблар, укытучылар, социаль һәм транспорт хезмәткәрләренә кадалачак!

Вакцина беренче итеп табиблар, укытучылар, социаль һәм транспорт хезмәткәрләренә кадалачак!

https://tnv.ru

11 Декабрь 2020, 12:05

200

0

Татарстанга бу атнада бер мең доза "Спутник ВИ" вакцинасы кайтарылачак. Ул бөтен клиник сынауларны узып, кулланылышка керде. Коронавируска каршы препаратның беренче партиясе Республиканың 20 медицина оешмасына таратылачак. Тик аны әлегә бар кеше дә ясата алмаячак. Кемнәргә ясарга җыеналар һәм алар нинди мәгълүматны белеп торырга тиеш?

Вакцина беренче итеп табиблар, укытучылар, социаль һәм транспорт хезмәткәрләренә кадалачак!
Беренче мең доза Республиканың 20 медицина оешмасына таратылачак. Әлегә вакцина бик аз. Шуңа күрә беренче итеп вирус йоктыру куркынычы зур булган оешмаларда эшләүчеләргә кадалачак. Табиблар, укытучылар, социаль һәм транспорт хезмәткәрләре.

Дмитрий ЛОПУШОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология буенча баш белгече:
- Вакцина ясау исемлек буенча алып барылачак. Аны шул оешмалар төзеп, сырхауханәгә тапшыра. Бер флаконда - 5 доза, ачканнан соң, алар 2 сәгать кенә саклана. Шул вакыт эчендә ясап өлгермисең икән, вакцинаны юк итәргә туры килә. )

Татарстанның баш эпидемиологы СПУТНИК Ви вацинасының, башкалардан төп аермасын билгеләп үтте.

Дмитрий ЛОПУШОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология буенча баш белгече:
- Спутник Ви - ул ике компонентлы ген-инженерия вакцинасы. Нигезе - ике төрдәге аденовирус. Шуларга коронавирус инфекциясенең антигеннары кушыла.Алар организмга кертелгәч, кешедә антитәнчекләр барлыкка килә.

Иммунитет барлыкка килсен өчен, аны 21 көн аралыгы белән, ике мәртәбә кадатырга кирәк. Бер тапкыр ясап, ниндидер сәбәп аркасында ясатмый калдың икән - файдасы булмаячак.

Дмитрий ЛОПУШОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология буенча баш белгече:
- Беренче этапта, бер мең доза килгәч, бу вакцина ясалачак беренче кешеләр тикшереләчәк. Алар коронавирус яисә аңа охшаш симптомнары булган авыру белән аралашкан икән - ПЦР анализ алыначак. Моннан тыш вакцина ясау алдыннан антитәнчекләргә тест ясала. Алар табылса, вакцина ясап булмый.

Хроник авырулар көчәйгән булса, иммунитетны какшаткан препаратлар кулланылса да, СПУТНИК ви вакцинасын ясауны кичектереп торырга туры киләчәк.

Дмитрий ЛОПУШОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология буенча баш белгече:
- 60 яштән өлкәнрәкләргә вакцина ясалмый. Әлегә рөхсәт юк. Шулай ук аллергиясе булган кешеләргә дә. Ә аллергия Спутник ВИ вакцинасының беренче компонентына килеп чыкса, икенче компоненты ясалмаячак.

Вакцина ясаганнан соң 21 көн дәвамында иммунитетны какшата торган препаратлар кулланырга ярамый, 3 көн алдан спиртлы эчемлекләр эчү тыела. Вакцина алучыларга коронавирус ким дигәндә бер-ике ел куркыныч булмаячак, дип фаразлыйлар. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров