Онлайн трансляция

Свернуть

Вакциналаштыру. Кемгә ясатырга ярый, кемгә юк, антитәнчекләр булса, нишләргә?

Вакциналаштыру. Кемгә ясатырга ярый, кемгә юк, антитәнчекләр булса, нишләргә?

https://tnv.ru

19 Январь 2021, 16:53

306

0

Сәламәтлек саклау министрлыгында тагын бер кат искәртәләр: коронавируска иммунитет вакцинаның икенче этабын узганнан соң гына барлыкка килә. Шуңа күрә аны калдырырга ярамый. Бүген журналистларга эпидемиологик хәл турында иң соңгы мәгълүматны җиткерделәр.

Вакциналаштыру. Кемгә ясатырга ярый, кемгә юк, антитәнчекләр булса, нишләргә?
Хәзер сорауларның күпчелеге илдә башланган вакциналаштыруга кагыла. Кемгә ясатырга ярый, кемгә юк, антитәнчекләр булса, нишләргә? Иң мөһиме - вакцинаның беренче уколыннан соң икенчесен алырга онытмаска! ди табиблар. Анысын кадатмасаң, беренче барып йөрүең бушка китәчәк.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Вакциналаштыру ике этапта башкарыла. Антитәнчекләр икенче этабыннан соң гына барлыкка килә. Димәк организм икенче тапкыр прививка ясаганнан соң гына коронавируска каршы тора ала.

Илнең кайбер төбәкләрендә "вакцина паспорты" кертүгә бездә әлегә саграк карыйлар. Татарстанда андый чаралар көтелми, дип белдерделәр.

Владимир ЖАВОРОНКОВ, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары:
- Бүгенгә максат - вакциналаштыруны нәтиҗәле үткәрү, кешеләрне прививка ясаткан һәм ясатмаганга бүлүне әлегә дөрес дип тапмыйм. Бәлки киләчәктә федераль дәрәҗәдә ниндидер киңәшләр булыр, әлегә без бу турыда уйламыйбыз.

Шуңа да карамастан балалар күбрәк авырый башлаган дип әйтерлек нигез юк. Коронавирусның катлаулы формалары артуы да бүгенгә күзәтелми. Хастаханәләрдә ятаклар саны җитәрлек.

Ә менә Хач ману бәйрәмендә бәкегә чумарга җыенучыларны кисәттеләр. Сәламәтлеккә зыяны тимәсен дисәң, әзерлегең булса гына суга керергә мөмкин.

Любовь АВДОНИНА, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары:
- Йөрәк-кан тамырлары, хроник авырулары һәм тын юллары белән проблемалары булган кешеләргә бәкегә чумарга киңәш итмәс идем. Кемнәр моңа ияләнгән инде, аларга да, чумар алдыннан, физик күнегүләр ясап алырга, бераз җылынырга кирәк.

Чумганнан соң кайнар чәй эчәргә, спиртлы эчемлекләр кулланмаска, дистанция сакларга. Бәкеләр янында табиблар кизү торачак. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров