Онлайн трансляция

Свернуть

Прививка турында сорауларга җаваплар

Прививка турында сорауларга җаваплар

https://tnv.ru

17 Февраль 2021, 16:53

172

0

Вакцина кадаткач, иммунитет күпме вакыттан соң барлыкка килә? Онкология белән авыручыларга прививка ясатырга ярыймы? Аны кайчан кадатуың хәерлерәк? Татарстанлыларның вакцина турындагы сорауларына бүген республиканың баш терапевты Диана Габделганиева җавап бирде. Аның белән инстаграмда, оператив штаб сәхифәсендә Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева аралашты. Иң мөһим 5 сорауга - 5 җавапны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Прививка турында сорауларга җаваплар
Прививканы кайчан ясату яхшырак?

Диана ГАБДЕЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Май бәйрәмнәренә гаиләдә якыннар белән аралашу кирәк. Әби-бабайларның каникулдагы оныклары белән күрешәсе киләчәк. Шуңа хәзер коронавирус йоктыручылар саны кимегән чорда прививка ясату яхшырак.

65 яшьтән өлкәннәргә прививка ясатырга ярыймы?

Диана ГАБДЕЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Без 70 яшьтән өлкәннәрдә прививканың күпчелек очракта әллә ни каршылыклы реакцияләрсез узуын күрдек. Аларда антитәнчекләр саны җитәрлек була.

Вакцинациядән соң иммунитет ничек барлыкка килә?

Диана ГАБДЕЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Иммунитет барлыкка килү кешенең яшеннән тора. 80, 85, 90 яшьлек кешеләрнең кагыйдә буларак иммунитеты түбәнрәк була. Аларның антитәнчекләр саны 60 яшьтәгеләр белән чагыштырганда кимрәк булырга мөмкин. Шулай да, аларда иммунитет формалаша. Шулай ук иммунитетны төшерә торган дарулар эчүче кешеләрдә антитәнчекләр озаграк барлыкка килә.

Онкология белән авыручыларга прививка ясатырга мөмкинме?

Диана ГАБДЕЛГАНИЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты:
- Яман шеш белән авыручыларга прививка ясатканда сак булырга киңәш итәбез. Чнөки без андый пациентларның организмы прививканы ничек кабул итүен төгәл белмибез әле. Безнең чит илдәге хезмәттәшләребез онкология белән авыручыларга ремиссия чорында вакцина ясарга мөмкин диләр.

Үзеңдә коронавирусның катлаулы очрагы икәнне ничек белергә?
- Әгәр тән температурасы 5нче 6нчы көндә дә югары икән, димәк, үпкәләр ялкынсына башлаган. Тагын бер билге - әйтик 2-3 көндә температура бар, аннары төшә, ашыйсы килә башлый, кеше уңайлана һәм кинәт кенә 7нче 8 нче көндә тагын температура күтәрелә. Бу да вирусның үпкәләрне зарарлавы турында сөйли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров