https://tnv.ru
09 Июнь 2021, 09:09
387
0
Медиклар бригадасы ветераннар Советына атнага 2 тапкыр килә.
Әлмәт ветераннары коронавирустан прививка ясатты. Моның өчен аларга хастаханәгә барырга туры килмәде — медиклар бригадасы ветераннар Советына үзләре килде. Анда атнага ике тапкыр вакытлы прививка пункты ачыла. Бу хакта "Әлмәт таңнары" газетасы хәбәр итә.
Өлкән буын кешеләренә аеруча прививка ясатырга кирәк, ди табиблар, шуңа күрә ветераннар Советына медиклар бригадасы даими килә.
«Вакцинация өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк, чөнки еш кына аларның хроник авырулары бар, хроник авырулардан иммунитет зәгыйфьләнә», — дип аңлатты район үзәк хастаханәсе фельдшеры Наилә Хәбибуллина.
Прививканы әлмәтлеләр хастаханәләрдә һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә ясата ала. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.
Фото: http://almet-rt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0