Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы 5 көндә Россиядә авыручылар саны 34%ка арта

Соңгы 5 көндә Россиядә авыручылар саны 34%ка арта

https://tnv.ru

21 Июнь 2021, 11:54

387

0

Авыручылар арасында яшьләрнең өлеше зур.

Соңгы 5 көндә Россиядә авыручылар саны 34%ка арта
Бу атнада коронавирус ил халкына яңа һөҗүм ясады. Әйтерсең, кешенең иң тыныч чор - җәйге ял дип, катгый таләпләрне үтәмәвен генә көтеп торган. Соңгы 5 көндә Россиядә авыручылар саны 34%ка арта. 54%ка күтәрелгән Мәскәүдә катгый чикләүләр керттеләр. .

Гомумән алганда, илнең 26 төбәгендә эпидемиологик хәл катлауланды. Моны санитар белгечләр вирусның яңа штаммнары барлыкка килү һәм халыкның үз-үзен сакламавы белән аңлата. Хәзер Татарстанда авыручыларның яшен карасаң, 20дән - 49га кадәр. Димәк, яшьләрнең өлеше зур.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу атнада коронавирусны "дошман" дип атады һәм аның җиңелмәвен генә тугел, ә тагын да мәкерлерәк була баруын ассзыклады. Хәл Мәскәүдәге кебек катлаулана башласа, республикада хәзер булган 2100 урынга өстәп, тагын 5 меңне әзерләүләрен хәбәр иттеләр. Димәк, хастаханәләрдә ковид булекләр һәм госпиталләрне кабат ачу турында сүз бара.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров