Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда COVID-19 зарарлануның 51 яңа очрагы расланды

Татарстанда COVID-19 зарарлануның 51 яңа очрагы расланды

https://tnv.ru

16 Июль 2021, 14:19

190

0

Татарстанда COVID-19 зарарлануның 51 яңа очрагы расланды
16 июльдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика территориясендә узган тәүлектә теркәлгән коронавирус йогышы белән зарарлануның 51 яңа очрагы турында хәбәр итте.

23 кеше ашыгыч госпитализацияләүгә дучар булды, калганнарына яшәү урыны буенча ярдәм күрсәтергә планлаштыралар.

Зарарлану очракларының күбесе Казанда – 19, тагын 7 Чаллыда ачыкланган. Аннары Баулы, Яшел Үзән, Мөслим һәм Тукай районнары - 2әр зарарлану очрагы. Моннан тыш, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә һәм Сарман районнары бер очрак буенча исәпләнә. Зарарлануның 3 эпизоды республиканың Зәй һәм 7 районнарында ачыкланды.

Роспотребнадзорның территориаль идарәсе башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, агымдагы елның июнь ае белән чагыштырганда, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 60% ка арткан.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров