Онлайн трансляция

Свернуть

Коронавирус балаларны да ега

Коронавирус балаларны да ега

https://tnv.ru

06 Сентябрь 2021, 14:59

218

0

Коронавирус балаларны да ега
Ә менә бу балалар 1 сентябрьне мәктәптә, сыйныфташлары арасында түгел, ә хастаханә палатасында каршылый. Сүз - коронавирус йоктырган малай кызлар турында. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә ковид 19 йоктыручыларның 8-10 проценты - балалар.

Бүген Татарстанда шундый малай-кызлар исәпләнә. Аларның 34е - хәзер республика клиник балалар хастаханәсендә, Иң нәниенә 10 көн . Медицина статистикасы мәгълүматларына караганда, яңа коронавирус инфекциясе балаларда, олыларга караганда, сирәгрәк очрый . Һәм җиңелрәк уза. Әмма бу малай-кызлар арасында ковидның авыр очраклары булмый дигән сүз түгел. Була. Һәм һәр баланың чирне йоктыру куркынычы кала. Рания Абдрахманова ДРКБның кызыл зонасында булып, анда ятучы балаларның хәлен күреп кайтты.


Комментарии 0

Аватар