Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд яңартылды

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд яңартылды

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2021, 14:50

645

0

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд яңартылды
Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән. "Ufatime" хәбәр иткәнчә, Башкортстанда 20 кеше коронавирус корбаны булган.

Пандемия башланганнан бирле төбәктә COVID-19 вирусының корбаны булып 1 477 кеше исәпләнә. Хәзерге вакытта Башкортстанда үлем күрсәткече 2,3 процент тәшкил итә. Моннан тыш, БР табиблары «коронавирус» диагнозын 244 кешегә куйганнар, бу шулай ук пандемия чорында иң югары күрсәткеч булган. Башкортстанда авыручыларның гомуми саны 64 196га җиткән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда узган тәүлектә тагын өч кеше коронавирус корбаны булган. Татарстанда COVID-19 вирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны 724кә җиткән.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар