Онлайн трансляция

Свернуть

Оператив штаб Татарстанда чикләүләр кертү мөмкинлеген караячак

Оператив штаб Татарстанда чикләүләр кертү мөмкинлеген караячак

https://tnv.ru

04 Октябрь 2021, 13:29

550

0

Оператив штаб Татарстанда чикләүләр кертү мөмкинлеген караячак
Бу атнада без кабат коронавирустан башлыйбыз. Республикада хәл катлауланганнан катлаулана. Киләсе атнада оператив штаб чикләүләр кертү мөмкинлеген караячак.

Сентябрь — пандемиянең иң кара аена әйләнде. Узган елның сентябрендә 700 кеше авырса, хәзер 2 тапкырга кубрәк. Госпиталләрдә барлык ятаклар эшкә җигелгән. Өстәмә госпиталләр ачыла башлады.

Бу хәлнең 3 сәбәбе бар. Индия штаммы. Ул 2 ярым тапкырга тизрәк йога һәм организмны ныграк какшата. Нәтиҗәдә, кешене дәвалау вакыты арта. Алар хастаханәләрдә ята, ә яңа пациентларны салырга кирэк.

Икенчедән, кеше сакланмый. Өченчедән, бу атнада вакцина ясау иң түбән күрсәткечләргә төште. Болар барысы бергә сәламәтлек саклау системасына бүген зур басым ясый һәм хәлне яңа чикләүләр кертүгә таба алып бара. Кызыл зоналардагы тыгызлык, вакцина кабинетларындагы бушлыкны, зираттагы каберләрне Алия Хәйретдинова күреп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров