Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кеше вафат булган

https://tnv.ru

05 Октябрь 2021, 10:28

1520

0

Татарстанда коронавирус аркасында 8 кеше вафат булган
4 октябрь кичендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 вирусы белән зарарланганнан соң вафат булган республика халкы саны буенча мәгълүматларны яңартты. Аларның гомуми саны 765кә җиткән.

Авыру нәтиҗәсендә  93, 90, 82, 81, 66, 61 һәм 50 яшендә җиде хатын-кыз яңа корбаннар булды. Моннан тыш, коронавирус 72 яшьлек ир-атның гомерен өзгән. Министрлыкта татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән расланган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус белән йогышланган кешеләр саны арта бара. Узган тәүлектә республикада COVID-19 вирусын 70 кеше йоктырган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров