Онлайн трансляция

Свернуть

ТР баш санитар табибы: Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү коллапска китерәчәк

ТР баш санитар табибы: Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү коллапска китерәчәк

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 09:43

1665

0

ТР баш санитар табибы: Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү коллапска китерәчәк
Җәмәгать транспортында QR-кодлар системасын кертү тулы коллапска китерәчәк. Бу хакта Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Аның сүзләренә караганда, җәмәгать транспортында битлек режимы эшли, нәкъ менә әлеге чара коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаска тиеш.

Моннан тыш, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре битлек режимын үтәлүне тикшереп торачак. Атна саен алар хокук бозулар турында 3 500 беркетмә төзи, дип ассызыклады Патяшина.

Фото: Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар