Онлайн трансляция

Свернуть

Тагын 9 татарстанлы коронавирус аркасында вафат булган

Тагын 9 татарстанлы коронавирус аркасында вафат булган

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 11:46

2124

0

Тагын 9 татарстанлы коронавирус аркасында вафат булган
Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 9 кеше вафат булган. Пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны ТРда 805кә җиткән.

Ковид нәтиҗәсендә 91, 82 һәм 73 яшьлек өч хатын-кыз яңа корбаннар булды. Моннан тыш, коронавирус 79, 74, 70, 68, 66 һәм 62 яшендщ булган алты ир-атның гомерен өзгән.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда QR-код системасы эшли башлады. Код вакцинация узган кешеләргә бирелә. Шулай ук 65 яшьлән өлкән кешеләр үз-үзен изоляцияләү кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров