Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирусны тагын 99 кеше йоктырган

Татарстанда коронавирусны тагын 99 кеше йоктырган

https://tnv.ru

12 Октябрь 2021, 14:10

346

0

Татарстанда коронавирусны тагын 99 кеше йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 99 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

99 кешенең егерме җидесен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 41 һәм 18 кеше авырый. Алабуга һәм Лениногорск районнарында алтышар авыру очрагы табылган.
Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар