Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә 103 кеше коронавирус белән авырый башлады

Татарстанда тәүлек эчендә 103 кеше коронавирус белән авырый башлады

https://tnv.ru

14 Октябрь 2021, 13:59

917

0

25 кешене ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар

Татарстанда тәүлек эчендә 103 кеше коронавирус белән авырый башлады
Татарстанда коронавирус белән авыруның 103 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

103 кешенең егерме бишен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 47 һәм 24 кеше авырый. Түбән Кама һәм Яшел үзән районнарында 8 һәм 6 авыру очрагы табылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров