Онлайн трансляция

Свернуть

Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре уздыру турындагы тәкъдимне хуплады

Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре уздыру турындагы тәкъдимне хуплады

https://tnv.ru

20 Октябрь 2021, 15:30

580

0

Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре уздыру турындагы тәкъдимне хуплады
Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың илдә коронавирус вәзгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә ял көннәре кертү инициативасын хуплады. Президент хезмәт хакы сакланырга тиешлеген билгеләп үтте.  

Шулай ук төбәк башлыклары өстәмә ял көннәре билгеләү хокукына ия, ә кирәк булган очракта, эш көннәре иртәрәк башланырга яки 7 ноябрьдән соң да озайтырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үлем белән бәйле вәзгыять аеруча кискен булган Россия төбәкләренең берсе булды. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмә барышында вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.

Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров