Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус сәбәпле 12 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус сәбәпле 12 кеше вафат булган

https://tnv.ru

22 Октябрь 2021, 10:10

263

0

Татарстанда коронавирус сәбәпле 12 кеше вафат булган
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, республиканың тагын 12 кешесе коронавирус нәтиҗәсеннән вафат булган. Шулай итеп, ТРда ковидтан үлүчеләрнең гомуми саны 897гә җиткән.

Яңа корбаннар арасында 64тән 72 яшькә кадәр алты хатын-кыз һәм 52дән 80 яшькә кадәр алты ир-ат бар.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза белән билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың илдә коронавирус вәзгыяте аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр өстәмә ял көннәрекертү инициативасын хуплады. Президент хезмәт хакы сакланырга тиешлеген билгеләп үтте.

Татарстанда коронавирус белән катлаулы вәзгыятькә карамастан, Рөстәм Миңнеханов республикада 23 октябрьдән эшләми торган көннәре кертмәү турында Карар кабул итте. Бу ТРда инде кабул ителгән чикләү чаралары белән бәйле.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәткә коронавируска каршы вакцинацияләү темпларын арттыру буенча актив эшне дәвам итү бурычын куйды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров