https://tnv.ru
25 Октябрь 2021, 10:09
603
0
25 октябрьдән Казанда чит ил студентлары өчен коронавирустан вакцинацияләү пункты эшли башлаячак. Прививканы түләүле рәвештә Оренбург тракты, 95 адресы буенча 21 шәһәр сырхауханәсендә (студентлар өчен) эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта Казан Мэриясе сайтында хәбәр ителә.
Вакцинация «Спутник Лайт» белән башкарылачак. Вакцинация өчен студентлар паспорт, чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган затның тору (теркәлү) урынына килүе турында гариза һәм студент билеты булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19-га каршы вакцинация РФ гражданнары өчен әлеге вакцинация пунктларында бушлай үткәрелә.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0