Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 167гә арткан

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 167гә арткан

https://tnv.ru

25 Октябрь 2021, 12:44

917

0

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны 167гә арткан
Татарстанда коронавирус белән авыруның 167 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

167 кешенең утыз тугызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренә туры килә. Биредә 104 һәм 19 кеше авырый. Түбән Кама районында тугыз авыру очрагы табылган.

Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында 3 авыру очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров