Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстандагы чикләүләр "кызыл зона"дагы көрәш кырына нинди үзгәрешләр алып килә?

Татарстандагы чикләүләр "кызыл зона"дагы көрәш кырына нинди үзгәрешләр алып килә?

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2021, 11:43

542

0

Татарстандагы чикләүләр "кызыл зона"дагы көрәш кырына нинди үзгәрешләр алып килә?
Коронавирус белән көрәш кырыннан бу атнада нинди хәбәрләр килеп иреште? Республикада авыручылар саны арта. Хәзер оператив штаб тәүлегенә 250ләп яңа очрак турында мәглүмат җиткерә. Әле ике ай элек кенә ковид йоктыручылар көненә 50-60 булса, хәзер хастаханәгә көненә шуның кадәр кешене салалар.

Роспотребнадзор коллективларны җентекләп тикшерә башлады. Хезмәткәрләрнең 80%ы вакцинаның беренче компонентын ясаткан булырга тиеш. Бу 11 октябрдә кертелгән карарларның бер өлеше. 22нче ноябрьдән тагын яңа үзгәрешләр булачак. Ул җәмәгать транпортына QR-кодлар белән керүне күздә тота.

ТНВ хәбәрчесе Рания Абдрахманова бу атнада РКБның кызыл зонасында булып кайтты. Тыштагы чикләүләр эчтәге көрәш кырына нинди үзгәрешләр алып килә? Бу хакта тулырак сөйләшербез.

РКБның кызыл зонасы. Монда бөтен районнардан ковид йоктырган пациентларны алып киләләр. Ягъни палаталарда иң авыр хәллеләр һәм Казан халкы ята.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров