Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус аркасында 5 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирус аркасында 5 кеше вафат булган

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 09:45

1015

0

Татарстанда коронавирус аркасында 5 кеше вафат булган
Татарстанда узган тәүлектә коронавирустан тагын биш үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1122гә җиткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

82 һәм 59 яшьлек ике хатын-кыз һәм 75, 66 һәм 64 яшьлек өч ир-атның гомере өзелгән.

Татарстанда яшәүчеләрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Кичә хәбәр ителгәнчә, 270 кеше Татарстанда коронавирус белән авырый. Бу пандемия башланганнан бирле тәүлек эчендә зарарлануның максимумы булып тора.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров