Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 273 кеше зарарланган

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 273 кеше зарарланган

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2021, 14:15

877

0

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 273 кеше зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 273 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

273 кешенең җитмешен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләренә туры килә. Биредә 177 һәм 29 кеше авырый.

Яр Чаллы, Арча һәм Балтач районнарында 10 авыру очрагы теркәлгән.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров