Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә Covid-19га күмәк иммунитет 50% артып китте

Россиядә Covid-19га күмәк иммунитет 50% артып китте

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2021, 15:50

4286

0

Россиядә Covid-19га күмәк иммунитет 50% артып китте
Бүгенге көнгә Россиядә коронавируска карата күмәк иммунитет дәрәҗәсе 50,2% тәшкил итә. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Аның сүзләренә караганда, әлеге күрсәткеч 60% тан арткан төбәкләр бар. Аларга Белгород, Мәскәү, Мурманск өлкәләрен, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Карелия, Тыва, Чечня, Чукот һәм Ненец автоном округын кертергә мөмкин.

Алтай краенда, Кемерово өлкәсендә һәм Бурятиядә эпидемиологик хәл, киресенчә, киеренкеләнде, дип билгеләп үткән Голикова.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар