Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда QR-кодларны алу буенча кайнар линия эшли башлады

Казанда QR-кодларны алу буенча кайнар линия эшли башлады

https://tnv.ru

22 Ноябрь 2021, 16:09

834

0

Казанда QR-кодларны алу буенча кайнар линия эшли башлады
Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен коронавируска каршы вакцинация турында QR-кодлар алу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмәгать транспорты өчен QR-кодлар алуга килгәндә, гражданнар 8 919 693 05 43 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрьдән Татарстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр үз көченә керә, алар нигезендә 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортыннан бары тик медицина белешмәсе яки QR-код булганда гына файдалана алалар.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров