Онлайн трансляция

Свернуть

Икенче көн рәттән 252 татарстанлыда коронавирус табылган

Икенче көн рәттән 252 татарстанлыда коронавирус табылган

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2021, 13:03

658

0

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яшел Үзәнгә туры килә.

Икенче көн рәттән 252 татарстанлыда коронавирус табылган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 252 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

252 кешенең алтмыш бишен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 103 һәм 45 кеше авырый.

Яр Чаллы һәм Тәтеш районнарында 16 һәм 10 авыру очрагы теркәлгән.  Буа һәм Теләче районнарында табиблар 9 һәм 8 «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров