Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путинның нинди яңа вакцина ясатканы билгеле булды

Владимир Путинның нинди яңа вакцина ясатканы билгеле булды

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2021, 17:12

892

0

Ил башлыгы бу көннәрдә генә ревакцинация узган иде.

Владимир Путинның нинди яңа вакцина ясатканы билгеле булды
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә коронавируска каршы ревакцинация үткәргәннән соң назаль формада вакцина алуын белдерде.

Президент 22 ноябрьдә Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашуда яңа препарат сынауларында ирекле кеше булырга теләк белдергән.

«Икенче көнне Денис Юрьевич (Логинов) белән сөйләшкәннән соң ул әлеге процедураның икенче өлешен ясады, ә бу назаль формадагы порошок иде», -дип ачыклык керткән ул.

Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрь Россия Президентының "Спутник Лайт" белән ревакцинация узуы билгеле булды.

Фото: kremlin.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров