Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 9 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда коронавирустан 9 кешенең гомере өзелгән

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 09:56

1521

0

Гомуми үлүчеләр саны 1205 җитте.

Татарстанда коронавирустан 9 кешенең гомере өзелгән
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлек эчендә коронавирустан тагын 9 үлемне теркәгән. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны 1205кә җиткән.

Авыру нәтиҗәсендә 42 яшьтән 81 яшькә кадәрге алты ир-ат яңа корбаннар булды. Моннан тыш, 66 яшьтән 74 яшькә кадәрге өч хатын-кызның гомерен өзелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров