Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 249 кеше зарарланган

Татарстанда коронавирус белән 249 кеше зарарланган

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 15:33

1102

0

Татарстанда коронавирус белән 249 кеше зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 249 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

249 кешенең йөз дә берен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 129 һәм 28 кеше авырый.

Яшел Үзән районында 17 авыру очрагы теркәлгән.  Буа районында 13 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров