Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирусны тагын 248 кеше йоктырган

Татарстанда коронавирусны тагын 248 кеше йоктырган

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 14:50

353

0

Татарстанда коронавирусны тагын 248 кеше йоктырган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 248 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

248 кешенең туксан дүртен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 118 һәм 24 кеше авырый.

Яшел Үзән районында 21 авыру очрагы теркәлгән. Чистай һәм Түбән Кама районнарында 12 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров