Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән 235 кеше зарарланган

Татарстанда коронавирус белән 235 кеше зарарланган

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 14:32

685

0

Татарстанда коронавирус белән 235 кеше зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 235 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

235 кешенең җитмеш берен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яшел Үзәнгә һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 107, 34 һәм 25 кеше авырый.

Чүпрәле һәм Биектау районнарында 12 һәм 9 авыру очрагы теркәлгән. Балык Бистәсе һәм Зәй районнарында 6шар кешегә, Сабада 5 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров