https://tnv.ru
02 Декабрь 2021, 15:06
544
0

Татарстанда коронавирус белән авыруның 236 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
236 кешенең сиксән тугызын ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Буа һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 108, 16 һәм 14 кеше авырый.
Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында 11 авыру очрагы теркәлгән. Саба һәм Спас районнарында 9 һәм 6 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0