Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 11 кеше коронавирус корбаны булган

Татарстанда 11 кеше коронавирус корбаны булган

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 09:56

1604

0

ТРда пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан барлыгы 1276 кеше үлгән.

Татарстанда 11 кеше коронавирус корбаны булган
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 11 кеше үлгән. ТРда пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан барлыгы 1276 вафат булган.

Ковидның яңа корбаннары арасында 66дан 84 яшькә кадәрге дүрт ир-ат, шулай ук 41тән 90 яшькә кадәрге җиде хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар