Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 236 кеше зарарланган

Татарстанда коронавирустан тагын 236 кеше зарарланган

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 13:50

679

0

Татарстанда коронавирустан тагын 236 кеше зарарланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 236 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

236 кешенең йөз дә өчен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Яшел Үзәнгә туры килә. Биредә 126, 24 һәм 19 кеше авырый.

Әлмәт һәм Алабуга районнарында 16 һәм 7 авыру очрагы теркәлгән. Лаеш районында 6 кешегә, ә Буа, Питрәч районнарында «коронавирус» диагнозын 5әр кешегә куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров