Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 7 хатын-кыз вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын 7 хатын-кыз вафат булган

https://tnv.ru

06 Декабрь 2021, 09:45

875

0

Татарстанда коронавирустан тагын 7 хатын-кыз вафат булган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан җиде хатын-кыз үлгән. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1298 җиткән. Мондый мәгълүматларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бирде.

Шулай итеп, 61 яшьтән алып 89 яшькә кадәр җиде хатын-кыз һәлак булган.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда коронавирус йоктыруның 232 яңа очрагы теркәлгән. 73 кеше хастаханәгә эләккән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров