Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус тагын 9 кешенең гомерен өзгән

Татарстанда коронавирус тагын 9 кешенең гомерен өзгән

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 09:45

1116

0

Татарстанда коронавирус тагын 9 кешенең гомерен өзгән
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 9 үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, ТР да пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусыннан 1307 кеше үлгән.

Корбаннар арасында 54 яшьтән алып 82 яшькә кадәрге биш ир-ат, шулай ук 67дән 75 яшькә кадәрге дүрт хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Кичә Татарстанда коронавирус йоктыруның 227 яңа очрагы теркәлгән. 59 авыру хастаханәдә дәваланачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров