Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның 204 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның 204 яңа очрагы ачыкланган

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 14:48

891

0

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның 204 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирус белән авыруның 204 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

204 кешенең алтмыш сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.

Иң күп зарарлану очраклары Казанга, Яр Чаллыга һәм Теләчегә туры килә. Биредә 107, 31 һәм 7 кеше авырый.

Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында 6шар авыру очрагы теркәлгән. Чүпрәле районында 5 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров