Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан 1 ир-ат һәм 5 хатын-кыз вафат булган

Татарстанда коронавирустан 1 ир-ат һәм 5 хатын-кыз вафат булган

https://tnv.ru

09 Декабрь 2021, 09:40

1220

0

Татарстанда коронавирустан 1 ир-ат һәм 5 хатын-кыз вафат булган
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус нәтиҗәләреннән 6 үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1318гә җиткән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа корбаннар арасында 80 яшьлек ир-ат, шулай ук 65тән 88 яшькә кадәрге биш хатын-кыз бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар