Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын 7 үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирустан тагын 7 үлем очрагы теркәлгән

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 10:01

1202

0

Алар арасында 61 яшьтән алып 87 яшькә кадәрге биш хатын-кыз, шулай ук 56 һәм 69 яшьлек ике ир-ат бар.

Татарстанда коронавирустан тагын 7 үлем очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус йоктырганнан соң тагын җиде үлем очрагын теркәгән. Шулай итеп, ТРда COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1348гә җиткән.

Алар арасында 61 яшьтән алып 87 яшькә кадәрге биш хатын-кыз, шулай ук 56 һәм 69 яшьлек ике ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Кичә Бөекбританиядә омикрон-коронавирус штаммы йоктырганнан соң кешенең беренче үлемен теркәгәннәр.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров