https://tnv.ru
15 Декабрь 2021, 13:49
983
0

Татарстанда коронавирус белән авыруның 161 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
161 кешенең алтмыш сигезен ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, калганнары үз йортларында дәваланачаклар.
Иң күп зарарлану очраклары Казанга һәм Яр Чаллыга туры килә. Биредә 83 һәм 25 кеше авырый.
Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында 8 һәм 7 авыру очрагы теркәлгән. Буа һәм Чүпрәле районнарында 6 һәм 5 кешегә, ә Апас районында 4 кешегә «коронавирус» диагнозын куйдылар.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0