Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз вафат булган

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз вафат булган

https://tnv.ru

17 Декабрь 2021, 10:01

2373

0

Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм ике хатын-кыз вафат булган
Узган тәүлек эчендә дүрт татарстанлы COVID-19 вирусыннан үлә. Шулай итеп, ТРда коронавирус корбаннарының гомуми саны 1363гә җиткән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, авыру нәтиҗәләре 70 һәм 80 яшьлек ике хатын-кызның, шулай ук 57 һәм 66 яшьлек ике ир-атның гомерен өзгән.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Кичә Татарстанда COVID-19 вирусы белән зарарлануның 146 очрагы теркәлгән. Шуларның 63 кешесе хастаханәдә дәваланачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров